Тукыма кисәкләреннән тылсым (12+)

28 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханәнең «Чишмә» клубында пэчворк буенча оста М.З.Даянова белән очрашу узды.
Чара «Россиядә традицион тукыма кисәкләреннән тегүнең килеп чыгу һәм үсү тарихы» дигән фильмны караудан башланды. Клублылар аның аша әлеге иҗат төре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Очрашуны дәвам итеп, Мөнирә Зөфәр кызы тукыма кисәкләреннән тегү үзенчәлекләре, аның «Ляпочиха», «Ватрушка», «Крейзи» дип аталган төрле техникалары һәм әлеге декоратив-гамәли сәнгать эшендә заманча технологияләрне куллану турында сөйләде. Шулай ук оста тукыма кисәкләреннән тегелгән иҗат җимешләрен күрсәтте, бу эшләнмәләр клубка йөрүчеләрне үзенең уникальлеге һәм матурлыгы белән сокландырды һәм шаккатырды. Кечкенә генә төрледән-төрле төстәге тукыма кисәкләрен остабикә көнкүрештә кирәкле зәвыклы әйберләргә генә әйләндереп калмый, ә кул астындагы материалдан чын иҗат әсәрләре – келәм, мендәрләр, одеяллар, сумкалар һ.б. тудыра.
Бүген әлеге сәнгать төре янәдән үсеш алды. Әлеге кул эше төре турында тагын да күбрәк кеше белсен һәм яратсын иде дип телибез. Чөнки нәкъ менә анда иҗади хыялларны тормышка ашыру, тукыма өстендә эшләүнең тынычландыру эффекты, һәм әзер эшләнмәләрнең гамәлдә кулланылышы бергә тупланган.

Поделиться: